29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә ветераннарга өй ачкычлары тапшырдылар (+ФОТО)
Түбән Чегодай авылында яшәүче 97 яшьлек Минсорур Галимова һәм Яңа Элмәледән Александра Афанасьева Өлкәннәр көне алдыннан зур бүләккә ия булдылар - аларга район үзәгендә республика программасы нигезендә төзелгән өр -яңа йортлардан ачкычлар тапшырдылар. Якташларыбызның күпчелеге дәүләт биргән акчага шәһәрләрдән квартира алган. 54 кешегә районда яңа йорт салып биргәннәр, шул уңайдан...
-
Чирмешәндә гөмбә сезоны башланды
Чирмешәндә яшәүче Зоя Дмитриеваны тәҗрибәле гөмбәче дип була, ел саен "урман ите"н җыеп маринадлый, тозлый. Быел да ул башка байтак райондашларыбыз шикелле үк "ау"га чыкты ( гөмбә җыю вакытын - "өченче ау" дип атыйлар). Әмма гөмбәләрне дә белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. -Мин ерак бармыйм, үзебезнең урман буйларында һәм...
-
Чирмешән районында табиблар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләренә кытлык
Бүген йөзләгән райондашыбыз югары һәм махсус уку йортларында һөнәр үзләштерә, ел саен йөздән артыгы укуларын тәмамлый. Шул ук вакытта районда табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре җитешми. Әмма күпчелек кулларына диплом алуга чит җирләрдә төпләнүгә өстенлек бирә. Быел район мәктәпләрен тәмамлаучы 141 укучының бөтенесе дә диярлек укырга кергән һәм...
-
Фирдүс Тямаев: Минем концертка халык яшәргә килә!
Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Соңгы арада Фирдүс турында тискәре фикерләр еш ишетелә башлады. Моны "тикшерү" максатыннан җырчы белән очрашу оештырырга булдык. Хәзерге вакытта Фирдүс Тямаев гастрольләрдә йөри, ягъни аны бер урында "тоту" җиңел түгел....
-
Чирмешән мәчетендә корбан ашлары уздырыла
Бу арада безнең Чирмешән мәчетендә һәр көнне диярлек Корбан ашлары уза. 80-90лап кеше җыелучы мәҗлесләрдә имамыбыз Рәмил хәзрәт Ибраһимовның үтемле вәгазьләрен йөрәгебезгә сеңдереп тыңлыйбыз. Халык мәрхүм-мәрхүмәләрне искә алып, алар рухына дога кыла. Рәхмәт, табын көйләүче апаларга да. Аларның татлы ризыклары, корбан ите белән пешерелгән аш-сулары бик тәмле була. Без үзебез...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Егетләр армиягә әзерләнә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Бүген 140 егет медицина комиссиясе үтәргә әзерләнә. Хәрби врачлык комиссиясеннән соң 50ләп егет көзге чакырылышта хезмәткә китәчәк. Язын-җәен 35 якташыбыз солдат итекләре кигән. Яшьләр мәйданчыгын ремонтлыйлар Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында үзгәртеп кору эшләре башланды. Биредә иске брусчатканы сүтеп, конфигурациясен үзгәртеп...