29 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә биш сыерга көтүче яллаганнар
Чирмешәннең көнчыгыш өлешендә, яңа микрорайонда сыер көтүенә бу көннәрдә нибары биш сыер йөри. Ярый әле рәт көтүе түгел, сыерларны электр көтүче саклый. Аның җиһазларын хуҗалар үзләре алган.
-
Чирмешәндә төзелә башлаган кайбер йорт нигезләрен чүп басып киткән
Чирмешәндә торак төзү өчен көньяк һәм төньяк-көнчыгыш микрорайоннарда 340 тирәсе участок бүленгән. Кайберләрендә нигез корганнар, түбәлеләре, әле бөтенләй төзелеш башланмаганнары да бар. Кызганыч, бу участокларның бер ишендә, конкрет хуҗалары булса да, тирә-юнь чүп үләннәре арасында калган.
-
Чирмешән районының кайбер комбайнчылары көн саен уртача 90-120 тонна бөртек суктыра
"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте комбайнчысы Андрей Матягин быелгы уракта да алдынгылар сафында - ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда 19 мең центнер бөртек суктырды. Көне-көне белән аның комбайн бункеры аша 90-120шәр тонна бөртек уза. Күптән түгел генә 30 яшен тутырган Андрей Викторович икенче бер алдынгы - "ЧИРМЕШӘНАГРО"дан Айрат Хөсәеновтан чүт кенә...
-
Чирмешән районында исерек килеш машина йөртүчегә юл ябык
ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада, кичке буйда туктаткан ике машина йөртүче аек булмаганнар. Икесенең дә автоинспекторларга мондый хәлдә беренче генә "эләгүләре" түгел икән. Кара Чишмәгә иптәше янына килгән Әлмәт районы кешесе хәмер кулланган була. Хәзер әлеге "ундүртле" хуҗасына 30 мең сум штраф, ел ярымга яки елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү...
-
Татарстанда бүген көчле яңгыр көтелә
Аерым районнарда яшен һәм көчле җил чыгуы ихтимал. (Казан, 29 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан...