29 август 2014 яңалыклары
-
Шешминкадан Наталья Петровна ялгыз түгел
Ул хезмәт биографиясен Молотовта (Свердловск өлкәсе) шахтада башлый. Тирәнгә, җир астына төшкәндә япь-яшь кызларны нык курку хисе били. Ятмаларны шартлаткандагы көчле тавышны, өстән су тамып торган чакларны әле дә исләреннән чыгара алмыйлар. -Беренче хезмәт хакымны авылга, әти-әнигә җибәрдем,- ди Наталья Петровна. - Анда әнинең ничек сөенгәне, сугыш алды еллары бит,...
-
Артем еракка сикерә
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Түбән Камада узган республика чемпионатында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Артем Писагин озынлыкка сикерү буенча өченче урын алган. Республиканың инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте мондый ярышларны ел саен уздыра. 23 августта Түбән Камада җиңел атлетика буенча чемпионат булды. Анда йорт-интернаттан Роберт Муллин, Артем Писагин һәм Ленар Шиһабетдинов...
-
Утыз Имәни белән “аңлаштык“
Якташыбыз, тирән акыл иясе, шагыйрь, галим Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына быел 260 ел тулды. Шушы олуг затны искә алып, без дә авылыбыз китапханәсендә күргәзмә-портрет ясадык. Чарага чакырылган балалар белән әдипнең иҗаты хакында әңгәмә кордык, әсәрләрен укыдык. Беренче карашка, Утыз Имәнинең иске стиль белән язылган шигырьләре авыррак укыла, аңлашылып та бетми...