29 март 2012 яңалыклары
-
Күп балалыларга – җир участогы
Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә, шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып бару өчен, яшәү урыннарында бушлай җир участогы бирелә. - Безнең районда бушлай җир участогы алырга хокуклы 347 гаилә бар, - ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Инна Тайдакова. - Бүгенге көндә...
-
Уяу булыйк
Бу атнада Түбән Кармалка һәм Бәркәтә авылларында язгы су ташуларга әзерлекне тикшерү максатыннан өйрәнүләр үткәрелде. -Быел кар күп булмаса да, уяулыкны югалтырга ярамый, - ди район гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкә-сендә вәкаләтләрне тор-мышка ашыру бүлегенең баш белгече Мирзагали Мирзаянов. - Март аенда һава температурасы түбән торды, ә менә...
-
Күп йөргән – күп күргән
Узган атнада башкалабыз Казанда үткән Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында безнең район вәкиле - эшмәкәр Булат Латыйпов та катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган әлеге чарада барлыгы 400 делегат катнашкан, аларның алтмышлабы гына Татарстаннан, калганнары чит төбәкләрдән һәм илләрдән. -Җыен кысаларында Чувашия Республикасына оештырылган эшлекле сәфәр бигрәк...
-
Район газетасы – интернетта
Район газетасының сайты ачылу читтә яшәүчеләр өчен аеруча кулай булды. Элек авылга кайткач кына, район газетасын җыеп, аларны укып, шактый "искергән" яңалыклар белән таныша идек. Ә хәзер туган яктан еракта яшәсәк тә, районда булган яңалыклар турында интернет аша, район газетасы сайтыннан белеп торабыз. Билгеле, аеруча туганнарың, танышларың турында укырга кызык....
-
Туган якның моңлы теле
"Бер очрашу - үзе бер гомер". Бу сүзләрнең чын мәгънәсенә берникадәр тормыш кичеп, туган җирдән читтә гомер иткән кешеләр генә төшенә торгандыр. Мин үзем Чирмешән районында туып үскән "авыл баласы", бүгенге көндә Чаллы каласында яшим. Авылдашлар, райондашлар белән тыгыз элемтәдә, hәрвакыт күрешеп, сөйләшеп, аралашып яшибез, бигрәк тә авылдашлар белән. Ә...
-
Санитар – экологик икеайлык башлана
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар экологик икеайлык, ә 14, 28 апрель, 19 май көннәрендә гомуми район өмәләре үткәрү турында карар кылды. Икеайлык үткәрү эшләрен әзерләү, координацияләү буенча оператив штаб булдырылган, аның начальнигы - район башкарма комитеты җитәкчесе. Санитар - экологик комиссиянең рейд чараларын...
-
Түләргә килдеңме – чиратка бас
"Коммуналь хезмәтләр өчен түлим дип почтага кергән идем, ә анда чират, ике сәгатькә якын басып торырга туры килде", - дип шалтыратты Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым. - Ни өчен почтада шундый зур чиратлар җыела? Әлмәт районара почтамтының Чирмешән почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы Любовь Фәтхетдиновага без шундый сорау...
-
Гаилә фермалары арта
Районда 7 гаилә фермасы оешкан. Берничә эшмәкәр документ эшләре белән йөри. Агробизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр әле тагын бар. Әлегә районда оешкан гаилә фермаларында 300ләп баш мөгезле эре терлек, 200дән артык дуңгыз, 150ләп сарык асрала. Гаилә фермасы ул - үз йортыңда күпләп терлек асрау гына түгел, югары технологияле андый фермалар төзүнең,...