29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“Чирмешән“ бүлеге полицейскийлары эшен Иҗтимагый совет күзәтә
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый советны яңа рәис - 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников җитәкләячәк. Моңа кадәр әлеге оешманың башында торган Әмир Могыйзов бу посттан үз теләге белән китте. Советның быелгы тәүге утырышында аның яңа составы сайланды. Яңа әгъзалар арасында Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре...
-
Бәркәтә чыршысы республикада да танылды
Бәркәтә авыл җирлеге "Иң матур чыршы" республика бәйгесендә җиңүче булды һәм "Авыл җирлегендә иң матур чыршы" номинациясендә 300 мең сум акча белән бүләкләнде. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне биш зонада билгеләгәннәр. Көньяк - көнчыгыш зонада беренче урынга бәркәтәлеләр лаек булган. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, чыршыларның бизәлеше белән беррәттән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткән чаралар,...
-
Нурхамәт Хәмидуллинга 60 яшь тулыр иде...
Аңа бу көннәрдә 60 тулган булыр иде. Нурхамәт Хәмидуллин безнең арадан бик иртә китте шул. Әтисе Нурулла абзыйга да шундый юбилеен каршыларга берничә ай гына җитмәгән. Якташыбыз озак еллар Тукай исемендәге колхозны, "Агрохимсервис" җәмгыятен, хәтта районны да җитәкләде. Максатчан, тырыш, таләпчән, кешелекле, гади дә, хатынына тугры ир, өч баласына ышанычлы...
-
Чирмешән кызлары республика җыелма командасында уйныйлар
"Корыч ябалаклар" кызлар хоккей командасы уенчылары Евгения Кузьмина, Гүзәл Гатина, Ильвира Гафиятуллина Татарстанның җыелма командасы өчен уйныйлар. Безнең районда кызлар хоккей командасы 2011нче елны оешты. Беренче көннән үк команда составында Евгения Кузьмина да уйный. Дөресрәге, ул капкачы була. Женя беренче уенны да яхшы хәтерли. Ул вакытта кызлар командасы "Алтын алка"...