28 декабрь 2012 яңалыклары
-
Эшләтә дә, биетә дә
"Чирмешән-АГРО" механизаторлары Ренат Вәгыйзов һәм Сәгыйть Шәйхетдинов якын көннәрдә үк санаторийга китә алалар. Ял итү чыгымнарын алар эшли торган җәмгыять түлиячәк. "Чирмешәнагрохимсервис" һәм аның "Чирмешән-АГРО" хуҗалыгының Яңа ел алды җыелышында, үзәк ашханәнең зур залында оештырылган бәйрәмдә әлеге уңган комбайнчыларны-тракторчыларны шулай олыладылар. Гомумән, бу оешмада барысы да оста, универсаль белгечләр. 2012...
-
Кыш бабайга әбиләр дә сөенде
Яңа елга керер алдыннан Кыш бабай Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә бүләкләр алып килде. Ялгызы гына түгел, үзе белән бер төркем җырчы, биючеләр, хәтта Убырлы карчыкны да иярткән әле ул. Чыршы тирәсендәге тамашада әби-бабайлар, балаларча сөенеп, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Алып баручы биргән табышмакларга да җавапларны тиз таптылар...
-
Үзәк чыршыны Кыш бабай кабызды
Быел да район үзәгендәге төп чыршыны тантаналы шартларда, зур бәйрәм ясап ачтылар. 27 декабрь көнне булган әлеге тантанада катнашып, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин райондашларны, бәйрәм чарасына җыелган барлык халыкны, кунакларны, балаларны Яңа ел белән тәбрик итте, 2013 елның бары сәламәтлек, уңышлар гына алып килүен, һәркемнең хыяллары тормышка ашуын теләде....
-
Буран юл - хәвефле
26нчы декабрь көнне, иртәнге 9нчы яртыда Иске Котыш авылы тирәсендә "Лада-Приора" автомашинасы әйләнеп каплана. Машина йөртүченең сәламәтлегенә зур зыян булмаган. Күтәмә авылы янында, 27нче декабрь көнне Саба районның "Нью-Холланд" комбайны юл кырыена төшеп ауган. Бозлавыкта куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән йөртүче, шөкер, исән-сау.