28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Гөмбә җыеп йөргәндә кеше калдыкларына тап булганнар
Гөмбәчеләр Алабуга районы Тарловка бистәсе янында учак өстендә кеше сөякләренә тап булалар. Янәшәдә мылтык һәм кеше киемнәре булган. Хәзер бу куркыныч фаҗигане тикшерәләр.
-
РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсенә гариза язу өчен нибары 2 көн вакыт калды
Районда федераль ташламаларга ия 2236 кеше яши, шуларның 1530, ягъни 68,4 проценты киләсе ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Ягъни бу ташламаларга ия пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга булганнар. 2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен 930 сум 12 тиен акча бирелә. Шуның...
-
Әмирдә, Югары Кармалкада утны сүндерәләр
Лашмандагы подстанциядә ремонт эшләре белән бәйле, 28 сентябрьдән 3 октябрьгә чаклы бу авыллар электрдан вакытлыча өзелеп торачак. Ут иртәнге 9.00. дан кичке 17.00. сәгатькә чаклы булмый. Бу хакта Чирмешән электр челтәрләре җитәкчелеге хәбәр итә.
-
Чирмешәндә яшәүче ир-ат өйдәшен чәнчеп үтерә
Чирмешәндә яшәүче 1959 елгы ир-ат бергә яшәүче хатын-кызга пычак кадаган, ул үлгән. Хәзер гаепле җинаять җаваплылыгына тартыла. 01 28 сентябрьгә каршы төндә Сосновкадагы бер хуҗалыкта каралтылар һәм өйнең түбәсе янган. Үткән атнада янгынчылар Югары Чегодай авылында янган чүп-чарны сүндерергә дә барганнар. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21нән 28 сентябрьгә кадәр...
-
Чирмешәндә “Милләтләр кроссы - 2015“ узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Ана күңеле шешәдә, бала күңеле урамда
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар. -Балагызга инде өч яшь, ә ул курчак хәтле генә. Сабыйны ашатмыйсыз, ач бит ул. Комиссия әгъзалары шушы сүзләр белән яшь әнине тиргәп, кабат акылга...