27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Мәктәп укучысы үз әтисен үтерә. Ир-атның тәнендә 12 яра табыла [видео]
Бу коточкыч җинаять быелның май аенда Яшел Үзән районында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек укучы җинаятьне үзе генә кылмый, аның белән балигъ булмаган иптәше дә була. Җинаять кылган вакытта егеткә 17 яшь тә тулмаган була. Ул гаиләдә бердәнбер бала булмый. Әтиләре - Зайцев Владимир Антонович белән аерым яшәгән булалар....
-
Утыз Имәндә смотр үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Чирмешәндә - Әниләр көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә чүп контейнерын урлаганнар
01 25нән 26нчы ноябрьгә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Шешминка авылында буш йортта чыккан ут сүндерергә барган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Бу хәбәрне 135нче янгын частеннан алдык. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 15 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
-
Элвин Грейның концертыннан соң гадәттән тыш хәл килеп чыкты
Казанның Спорт сараенда иң популяр артист - Элвин Грейның концерты узды. Бию мәйданчыгы да, утыра торган урыннар да шыгрым тулы иде. Өч сәгать буе барган тамашада халык җырчы белән бергә җырлады да, биеде дә. Ләкин концерт тәмамланып, халык чыгар юлга юнәлгәч, күңелсез хәл килеп чыкты. Бер тамашачы (исемен Ләйсән диделәр)...
-
Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухлы әниләрен кунак иттеләр
Узган шимбә көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны- мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар. Йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз баласының бар яктан төгел, сау-сәламәт булып тууын тели. Ләкин язмыш алдан язылган диләр шул, "Сезнең балагыз авыру" дигән җөмлә, мөгаен, күпчелек...
-
Чирмешәндә иминлекне видеокамералар саклый
Район үзәге урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган. -Чирмешәндә "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга: Чирмешән лицее янында, Технический һәм Титов, Гагарин һәм Дзержинский урамнарының юл чатында быел гына да өч күзәтү камерасы куелды, -ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.- Алар полиция бүләкчесенә тоташтырылган....