Лашманда яңа йортлар арта
Миңлегөл һәм Әсхәт Шәрәфетдиновлар Түбән Камадан туган авылларына - Лашманга күчеп кайтып, кирпечтән яңа йорт өлгерттеләр.
Күптән түгел алар туган-тумачаларын, күршеләрен өй туена дәшкәннәр. Хуҗалар кунакларны үзләре үстергән күркә, бройлер ите белән дә сыйлаганнар, ди.
(Лашман авылы. Архив фотосы).