27 май 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә ат узышларында җиңүчеләрне бүләкләр көтә
Район Сабан туенда ат узышларында җиңүчеләрне дә зур бүләкләр көтә. Муниципаль район башкарма комитетында, район Сабан туе комиссиясендә әйтүләренчә, узышта җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырылачак. Узышта катнашырга теләүчеләргә 2-51-70 яки 2-51-20 номерлары буенча шалтыратып язылырга кирәк, ә Сабантуй көнне, 15 июньдә, сәгать 8дә теркәлү башлана.
-
Кырда эш бетми
"Камалов Р.Ә." җәмгыятендә сабанашлык культуралары участокларын тулысынча тамырдан өстәмә тукландырганнар. Шушы 1120 гектарда гербицидлар да сиптерелгән, тырмалау да үткәрелгән. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда, "Серендеев Н.И." хуҗалыгында да чәчүлекләрне тырмалау, өстәмә тукландыру байтак мәйданнарда башкарылган. Бу эшләрдә "Чирмешән - АГРО" да темпны көчәйтә бара. Ә менә "Кара Чишмә", "Югары Кәминкә", "Алга" җәмгыятьләре чәчүлекләрне...
-
Чирмешән районында спорт мәйданчыклары күбәя
Район үзәгендә генә түгел, быел авылларда да спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бәркәтәдә, Ивашкинода, Ульяновкада мини-футбол мәйданчыклары барлыкка килергә тиеш. Бәркәтәдә спорт мәйданчыгы балалар уен мәйданчыгы янында урын алачак. Бирегә аслык өчен ком кайтарылган. Ульяновка да мәйданчыкның аслыгы әзер. Ивашкино мәктәбе янында мини-футбол мәйданчыгы төзеләчәк урынга планировка ясалган. Кадыйр Гомәров фотосы.