27 апрель 2012 яңалыклары
-
Гармуннарыгызны барлагыз
Чирмешәндә "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме булачак. 20 майга билгеләнгән бу чарада һәркем катнаша, гармунда һәм баянда уйнау осталыгын күрсәтә ала. Үзегез турында мәгълүматларны 2-27-75 яки 2-27-52 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз. Бәйрәм яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданда 10 сәгатьтә башланачак.
-
Башта – штраф, аннары – ирекне чикләү
Агымдагы елның узган өч аенда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 10 факты ачыкланган, биш кешегә карата җинаять эше кузгатылган, тагын бишесе административ җаваплылыкка тартылган. Шәхси йортлардан ялган аракы сату фактларын Чирмешәндә, Иске Сережкинода, Иске Элмәледә, Түбән Кармалкада теркәгәннәр. 2011нче елны районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 47 факты ачыкланган. Полиция...
-
Әбиләргә өй төзиләр
Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинага һәм Кармышта гомер итүче Миннурый Хәммәтшинага өй төзи башлаганнар. "Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү эше дәвам итә, - ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Якташларыбызның күпчелеге икенчел базардан квартира сатып...
-
Комиссия бәяли
Шушы көннәрдә район административ комиссиясе утырышында биш эш тикшерелде һәм чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына тулаем 7 мең сум штраф салынды. "Комиссия район үзәгендә чисталык рейдларын ешрак уздыра башлады, - ди комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова. - Күпчелек өй тирәләрен җыештырып куйганнар. Ләкин кайберәүләр бу эшкә бөтенләй керешмәгән. Чирмешәндә йорт...
-
Эштә дә, ялда да бергә
Безнең районда төрле милләт кешеләре дус, тату яши. Шешминкада - руслар, Лагеркада - чувашлар, безнең Мордва Афонькәсендә мордвалар гомер кичерә. Элек - электән бергә хезмәт куйдык, ялларыбызны да бергәләшеп оештырдык. Күптән түгел генә без Лагерка үзешчәннәрен концерт куярга чакырган идек. Алар бик теләп ризалаштылар, "Умарина" ансамбле белән берлектә авыл халкы...
-
Тукайны онытмыйбыз
26 апрель көнне Габдулла Тукайның бөеклегенә, талантлы шагыйрь булуына кабат инандык. Яшьләрнең ял итү үзәге каршында оештырылган шигърият бәйрәмендә Тукайның гомер юлы, иҗаты турында сөйләделәр, җырлар, шигырьләр башкардылар. Үзешчән артистлар, мәктәп укучылары чыгышын дистәләп кеше тамаша кылды. Бәйрәм азагында бар да бергә "Туган тел"не җырладылар.