27 ноябрьгә һава торышы: Татарстан синоптиклары көчле буран турында кисәтә
Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты.
27 ноябрь иртән, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда көчле, юеш кар, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк....