БЕЛЕМНЕҢ СЫЙФАТЫ УКЫТУЧЫГА БӘЙЛЕ
Быел укытучылар конференциясен элеккегеләрдән үзгәрәк итеп оештырып шаккатырдылар. Бәйрәм шактый соң башланып, төнлә генә тәмамланды.
Район мәдәният йортына килгән кунаклар, билгеле, иң әүвәл пленар утырышта фикер алыштылар. Балаларны ничек тирән белемле итәргә, нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнарында ник арттарак калабыз, тәрбия процессын ничек нәтиҗәле оештырырга, район мәгариф системасын...