26 апрель 2013 яңалыклары
-
Тукай безне кабат бергә җыйды
Аның талантына сокланып туймыйбыз. Еллар үткән саен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре һаман югары бәя ала бара. Әдипнең моннан йөз елдан да күбрәк элек язганнары әле дә актуаль, көн кадагына туры килә. Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан 26 апрельдә оештырылган шигырь бәйрәмендә мәктәпләр укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,...
-
Җырлый-җырлый ярыштылар
Район үзәк больницасында зур бәйге оештырып, район конкурсының җиңүчеләре дип танылдылар. Анда җиде хезмәткәр катнашты. Любовь Андрущакевич һәм Гүзәл Локманова - иң яхшы шәфкать туташлары. Район үзәк больницасының төрле бүлекләрендә, поликлиникада, фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы бу медицина хезмәткәрләре, үз эшләрендә генә түгел, аш-су пешерүдә дә, сәхнәдә дә бик булдыклылар, уен-көлкегә...
-
Кисәтеп тормыйлар
Шушы көннәрдә район административ комиссиясе утырышында 14 эш тикшерелде һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына тулаем 30 мең сум штраф салынды. - Бу юлы Ивашкино, Кармыш, Чирмешән авылларында яшәүчеләргә карата төзелгән беркетмәләр буенча штраф түләтелә, - ди комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова. - Нигездә, йорт тирәләрендә чүп-чарны җыештырмаучылар җавапка тартылды....
-
Әтисез калдырган сугыш
Сугыш бетү хәбәренә халык бик сөенә.Кызганыч, бик күпләр әле дә шул яуда һәлак булган якыннарын көтә. Әмир авылында яшәүче, 89 яшен тутыручы Шакирә апа Харисова да әтисез үсә. Шакирә апага 1941нче елны 17 яшь тула. - 21 июнь көнне Чирмешән белән Әмир арасындагы су тегермәнендә эшләдек. Чыбыклар кистек, таш ташыдык....
-
Үзебезнекеләрнең дә, читләрнең дә, тәртибен күзәтик
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән 17 хезмәткәр, Универсиада алдыннан һәм спорт уеннары үткән көннәрдә дә җәмәгать тәртибен саклау өчен, ике айга Казанга командировкага җибәрелә. Хезмәткәрләр май ахырында китә. Хезмәт командировкасындагы һәм районда калган полиция хезмәткәрләренә дә бу вакытта көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк. Гомумән, уяулыкны югалтмаска кирәк. Район...