25 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар
"Эколидер", "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында "Торак-коммуналь комплексы эшчәнлегендә экологик куркынычсызлыкка ирешү өчен" номинациясендә җиңүче дип танылып, "Коммунальчы" Чирмешән муниципаль районы идарә итү компаниясе" җәмгыяте (җитәкчесе И.Минһаҗев) Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Дипломы һәм бүләгенә лаек булды. Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонида Аброськина конкурсның лауреаты дип танылды.
-
Ульяновкалыларга тиңнәр булмады
Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан 23 сентябрьдә район үзәгендә уздырылган "Милләтләр кроссы-2012" бәйгесендә призлы урыннарның күбесен Ульяновка авыл җирлеге спортчылары яулады. Ульяновкадан килгән команда иң күпсанлы да иде. Кросста шулай ук район үзәк больницасы, хәрби комиссариат, ЮХИДИ бүлекчәсе, "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте хезмәткәрләре, Чирмешән лицее, 2нче Чирмешән, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Түбән...