25 июнь 2013 яңалыклары
-
Дуслык, тынычлык символы Чирмешәндә дә булды
Киләсе атнада Казанда старт алачак XXVII студентлар уены утын - Универсиада символын Чирмешәндә дә күрдек. 25 июнь көнне утны-факелны күршеләребездән - Яңа Чишмәдән алып килделәр. Аны кабул итү тантанасына меңнәрчә райондашыбыз җыелды. Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданда беркайчан да моның кадәр күп кеше бергә тупланган башка чараны...
-
Бер-беребезне хөрмәт итик
Бу елның биш ае эчендә республикабыз юлларындагы һәлакәтләрдә 7 бала үлгән, 185 бала тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, шушы чорда безнең районда андый фаҗигаләр булмады. Әмма июнь аенда теркәлгән авариядә яшүсмер кызның сәламәтлегенә зыян килгән. -Статистика шуны күрсәтә - җәй айларында аварияләр саны нык арта. Һәм аларда кышкы чор белән чагыштырганда...
-
Бүләккә кем дә шат
Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да Сабан туе үткәрделәр. Бәйрәм бүләкләүләрдән башланып китте. Йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин ел дәвамында коллектив тормышында актив катнашучыларга һәм шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чирмешән лицее укучылары монда яшәүчеләр өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Олы яшьтәге әби-бабайлар, физик мөмкинлекләре чикле яшьрәкләр дә бәйгеләрдә...