24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Хат ташучылар - редакция кунаклары
Узган елдагы кебек, район үзәгендә хат ташучылар шушы көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе җурналистлары белән очраштылар. Чәй өстәле артында сүз хат ташучының җаваплы, авыр, әмма мактаулы хезмәте хакында барды, газета-журналларга язылуны оештыру үзенчәлекләре телгә алынды. Шөкер, авылларда матбугат басмаларын әле дә көтеп алалар, яңалыклардан хәбәрдар булып яшиләр, редакцияләргә...
-
Тагын сынала аласыз
Урта (тулы) белем турында, я һөнәр училищесы, яисә техникум тәмамлау хакында документлары булган элеккеге чыгарылыш укучылары, теләсәләр, 2015нче елда бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала. Рус теленнән әлеге сынауны үтәргә теләүчеләр бу хакта гаризаларын район мәгариф бүлегенә, я үз мәктәпләренә быелның 10 ноябренә кадәр китереп өлгертергә тиеш. Ә башка предметлар буенча...
-
Бүләк акчасына – музыка инструментлары
"Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты" учреждениесе озакламый яңа музыка инструментлары алып, ансамбль оештырмакчы. Баян, курай, барабан ише музыка инструментлары булдыру өчен акча проблемасы юк икән, коллектив "РИТЭК" һәм "Лукойл" җәмгыятенең Татарстандагы хәйрия фонды оештырган социаль-мәдәни проектлар бәйгесендә "Игелеклелек" номинациясендә җиңүчеләрнең берсе. Якташларыбыз "Кешеләргә бәхет бүләк ит" проекты белән танылган. 2014...