24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Чирмешән районы хәбәрләре
"Ландыш" балалар бакчасында (Чирмешән) биш чиләк миләш, сигез чиләк чия җыйганнар. Биш ел элек ачылган бакча янында тамыр җибәргән үсентеләрдән бу - беренче уңыш балаларга витамин, компот ясау өчен бик яхшы җимешләр. Быел карлыган һәм балан да утыртканнар, алар да уңышны озак көттермәс. Гошер сәдакасы итеп, райондашларыбыз район үзәгендәге мәчеткә...
-
Район башлыгында – кабул итүдә
Район башлыгы Наил Зарипов сентябрь аенда 22 кешене кабул иткән. Район җитәкчесенә 15 чирмешәнле җир бүлеп бирү мәсьәләсе буенча, 5 кеше - торак проблемасын хәл итүне сорап, 2 кеше шәхси сорау белән мөрәҗәгать иткән. Билгеле булганча, район башлыгы гражданнарны һәр айның беренче һәм соңгы сишәмбесендә кабул итә.
-
Хезмәткә – хөрмәт
Районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы хезмәтләре өчен быел кайбер якташларыбыз зур хөрмәтләүгә лаек булдылар. "Лашман-АГРОфирмасы" җәмгыяте механизаторы Җәмил Гайфетдинов, "Кади" хуҗалыгы механизаторы Анатолий Христоферов, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Алексей Уламасов, "Варкичев И.Г." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры Ольга Варкичева, ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Рафик Дәүләтшин, "Чирмешәнагрохезмәтләре" механизаторы Марат Мортазин, Туймәт...