24 июнь 2014 яңалыклары
-
Комбайннарга эш өлгерә
Район хуҗалыкларында булган бер бөртек комбайнына быелгы уракта чама белән 500-600 гектар мәйданда эш башкарырга туры киләчәк. Элек, колхозларның иркен яшәгән чорында, техникалар күп вакытта, бу күрсәткеч 80-100 гектар иде. Хуҗалыкларда 30 мең гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы була. Иң зур басулар "Үтәмеш" җәмгыятендә, "Чирмешән - АГРО"да, "Күтәмә АГРОфирмасында". -Узган...
-
Уразага керәбез
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү! Мөхтәрәм динкардәшләрем! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 28 июньдә мөселманнар өчен иң кадерле булган шәһре Рамазан башлана. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ул - Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай. Безгә, мөселман халкына, иманлы ирләргә вә...
-
Ивашкино боксчылары сынатмадылар
Яңа Чишмәдә Сабантуй бәйрәменә багышлап уздырылган бокс буенча ачык турнирда Ивашкино укучылары призлы урыннар яулап кайтты. Әлеге бәйгедә Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Кама Аланы шәһәрләреннән, Яңа Чишмәдән яшь боксчылар катнашкан. Анда ивашкинолылар Радик Низамов, Роман Степченко (тренерлары Николай Емельянов) яшьтәшләре арасында икенче урын ияләре булды. Оештыручылар якташларыбызны акчалата бүләкләгәннәр, медаль,...
-
Штрафыңны түләмәсәң – машинаңны да алалар
Ел башыннан районның суд приставлары ЮХИДИ идарәсе файдасына бурычлылардан 425 мең сум штраф акчасы түләттергән. Бу узган елгыдан шактый күп: былтыр әлеге сан 126 мең сум булган. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, районнан алты кешенең 30 мең сумнан күбрәк штраф бурычы бар. Болар - исерек килеш руль артына утырган өчен бирелгән...