24 май 2016 яңалыклары
-
“Ивушка“ “Каравон“га бара
Лаеш районында 29 майда узачак рус халык бәйрәме "Каравон"га Иске Элмәле авыл мәдәният йортының "Ивушка" вокаль ансамбле дә барачак. -Әлеге бәйрәмгә без дүртенче тапкыр җыенабыз, - ди ансамбльнең җитәкчесе Вера Захарова. - Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәмдә конкурс та оештырыла. Анда Троица хороводын әзерләдек, концерт номерлары да була. Рус...
-
Чирмешән районында ашыгыч хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләячәк
Террорчылыкка каршы район комиссиясе чираттагы утырышын милли бәйрәмебез - Сабан туйларында һәм балаларның җәйге ялы вакытында уяулыкны тәэмин итүгә багышланды. Сабантуй көннәрендә полиция, янгын сагы, башка кайбер хезмәтләр (газчылар, электрчылар, элемтәчеләр, медицина) көчәйтелгән режимда эшләячәкләр. "Кояшлы" балалар ял лагерында, мәктәп яны лагерьларында иминлек, куркынычсызлык чараларын алдан күрә белү, андый-мондый көтелмәгән...
-
Чирмешән районында 8 мең гектарда чәчәсе калды
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тагын 8 мең гектарда бөртекле культуралар, кукуруз, берьеллык үләннәр, рапс чәчәсе калды. Соңгы көннәрдә явым-төшемнәр кыр эшләренә комачауласа да, моңа сөенергә генә кирәк - әүвәл чәчелгән участокларда орлыклар бик матур тишелә бара, җирдә дым күп. "Чирмешән АГРО", "Авангард", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Лениногорск Агрофирмасы", "АГРОПРОДУКТ" җәмгыятьләрендә чәчү...
-
Лашманнар “Сигезле”не “мишәрләткән”
Лашман мәктәбенең "Мөгаллимә" ансамбле Биектау районының Шәпше авылында үткән "Түгәрәк" уен" республика татар фольклоры фестивалендә беренче урын яулап кайтты. Укытучылардан торган әлеге коллектив жюрига татар халкының "Сигезле" биюен Чирмешән мишәрләре бии торган "подгорный" элементлары белән баетып тәкъдим иткән. Бәйгедә районнан катнашкан тагын бер коллектив - Бәркәтәнең "Чишмә" фольклор ансамбле татар...
-
Чирмешән районында үзсалым акчасы җыялар
Быел тулаем район буенча 4 миллион 502 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 23 проценты гына тупланган. Үзсалым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. - Түбән Кәминкә авыл җирлегендә планлаштырылган сумманың 92 проценты җыелган да инде, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт...