23 август 2017 яңалыклары
-
Татарстанга яңгырлар килә
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус...
-
Чирмешәндә чисталыкка битарафлар бар әле
Соңгы ике атнада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш һәм Иске Сережкино авылларында чисталыкны һәм тәртипне тикшерү буенча рейдлар үткәрде. -Зур булмаган Иске Сережкино авылын уңай яктан билгеләп үтәргә була, биредә халык йорт яннарын һәрвакыт чиста, пөхтә тотарга тырыша, - ди административ...
-
“Чирмешән гүзәле”н ачыклыйбыз
"Чирмешән гүзәле" бәйгесе җомга көнгә, 25 августка билгеләнгән. Аны район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта оештырачаклар. Кичке сәгать 4тә башланачак конкурста "Чирмешән гүзәле" -"Черемшанская красавица" район бәйгесенең 1нче тур җиңүчеләрен күрә алачакбыз. Бу көнне кызларны аш-су һәм иҗади бәйгеләрдә сынарга җыеналар. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз да чыгыш ясарга тиеш....
-
Чирмешәндә велойөреш була
Бу атна якшәмбесендә, 27 август көнне Чирмешәндә велойөреш оештырыла. Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән белешүебезчә, чара көндезге сәгать 1дә район Советы бинасы каршындагы мәйданнан старт алачак. Аннан велосипедчылар стадионга таба кузгала. Стадионда исә бәйгечеләр фигуралы йөрүдә, велоузышта сыналачак. Оештыручылар ярышларга барлык теләүчеләрне чакыралар, яшь буенча чикләүләр юк.
-
Чирмешәннең баш табибы үзе үрнәк күрсәтә
Якташларыбызны гриппка каршы прививка ясатырга өндиләр. Район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин бу профилактик чараны беренчеләрдән булып үзе ясаткан. "Сак булыгыз, ГРИПП" акциясенә башка табибларыбыз да кушылды. Грипп - йогышлы, тын юлларына зыян салучы авыру, аның аркасында кеше өзлегергә мөмкин. Шуның өчен, медицина белгечләре чиргә каршы вакцинацияләнеп, сәламәтлек турында...