23 май 2014 яңалыклары
-
Урман бетеннән сакланыйк
Чирмешән районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудыручы территория булып санала. Әле быел гына да урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Район санитар-эпидемиология комиссиясе утырышында да сүз шул хакта барды. -Талпаннан зыян күрүчеләрнең дүртесе - балалар. Урман бете кадалганчы саклану чарасы күрү хәерле, - ди эпидемиология...
-
“Мәк“ операциясе бара
Узган ел полиция хезмәткәрләре районыбыз территориясендә ун урында кыргый үскән киндергә тап булганнар. Әлеге наркотик үсемлек юк ителгән. Май ахырыннан башлап, полиция хезмәткәрләре быел да мәкле, киндерле участокларны ачыкларга кереште. Әлеге мәшәкатьләр "Мәк - 2014" операциясе кысаларында башкарыла. Аның беренче этабы 21 майдан старт алып, 31 июльгә чаклы дәвам итә....
-
“Кояшлы“ лагеры яшь хуҗаларын көтә
"Кояшлы" ял лагерында җәйге каникуллар чорында 169 укучы ял итә алачак. Беренче һәм икенче сменаларда 47шәр бала килүе көтелә. Өченче - профиль сменада 50 кеше - хоккей, волейбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче, чаңгычы укучылар ялларын күңелле үткәрәчәк. Дүртенче сменада тагын 25 яшь кешегә ял итәргә, яңа дуслар табарга мөмкин булачак....
-
Чирмешән районында Сабан туена әзерлек башланды
Чирмешән районында Сабан туйлары 14-15 июнь көннәрендә булачак. Авылларда татар халкының милли бәйрәме - 14ендә, район үзәгендә 15 июньдә үтәчәк. Бу хакта муниципаль район башкарма комитетыннан хәбәр иттеләр. Сабан туйларына әзерлек эшләре башланды, оештыручылар елдагыча районыбыздагы шәхси эшмәкәрләр, оешмалар, нефтьчеләр ярдәменә өметләнәләр.