23 март 2012 яңалыклары
-
Орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз
Базарларда, сәүдә нокталарында яшелчә культуралары һәм чәчәк орлыкларының пакетларга салынган нинди генә төрен сатмыйлар. Бу орлыклар дөньясында ничек адашмаска һәм кирәклесен генә сайлап алырга соң? ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең орлыкларны контрольдә тоту бүлеге белгечләре игътибарлы булырга киңәш итәләр: әгәр дә этикетканың тышында шытып чыгу вакыты бер төрле, ә эчендә икенче...
-
Туган ягым – моң чишмәм
Шундый исемдәге, әле быел гына Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителгән китапның авторлары - якташларыбыз Эльвира, Фәрит, Әхтәм Миңлебаевлар. Әхтәм абый шагыйрь, композитор, башкаручы да. Кызы Эльвирада, улы Фәриттә дә сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияли, алар да көйләр язарга остара баралар. Китапның беренче өлешендә Әхтәм абый, аның туган авылы Лашман һәм андагы...
-
Сагындыра туган як
Украинада, Донецк өлкәсенең Махеевка шәһәрендә яшәүче якташыбыз Борис Чупахин язган "Зур Чирмешән" җырын район мәдәният йорты каршында оештырылган "Ветеран" ансамбле аеруча яратып башкара. Бу җырны ишеткән чирмешәнлеләр дә аны үз иттеләр. Борис Григорьевич 1941-нче елны Чирмешән авылында туа. Яшүсмер чагында ук әти - әнисе белән Украинага күчеп китәләр. Борис Чупахин...
-
Өчесендә дә – көмеш медаль
Өч бертуган - Рәмзия, Гөлшат, Альбина Әгъләмовалар (кыз чактагы фамилияләре) Лашман урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнар. Рәшидә һәм Әмин Әгъләмовларның өлкән кызлары Рәмзия Казан педагогика институтының чит телләр факультетын "кызыл" дипломга тәмамлап, Лашман урта мәктәбенә эшкә кайта, шул авыл егетенә кияүгә чыга. Бүген ул декрет ялында, өченчегә кызы бар. Гөлшат...
-
Динар җырларга ярата
Динар Мостафин Кара Чишмә урта мәктәбенең беренче классында гына укыса да, үзен танытырга, сәләтен күрсәтергә өлгерде инде. Ул яхшы укый, буш вакытларында биергә, җырларга ярата. Динар "Чирмешәннең мини-мистеры" районкүләм бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясап, тамашачыларның игътибарын яулады һәм "Тамашачылар симпатиясе" номинациясендә җиңүче дип танылды.
-
Үзебездә төзүчеләр аз
Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган тагын биш якташыбызның - Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол калган хатыннарының документлары ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелгән. Бу хакта районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина әйтте. Хәзер инде анда 51 райондашыбызның гаризалары исәптә тора. Соңгы тапкыр тагын 19 якташыбызга...
-
Мәчеттә очрашу
Соңгы вакытта Чирмешән мәчетендә төрле кызыклы очрашулар, чаралар еш үткәрелә. Аның чираттагысы "хаҗилар белән очрашу" дип исемләнгән иде. Чарада элегрәк елларда хаҗ кылган райондашларыбыз, шулай ук киләчәктә бу изге гамәлне башкарырга ниятләүчеләр дә катнашты. "Идел - Хаҗ" җәмгыяте вәкиле Ирек хәзрәт Мукиев хаҗ кылуга рухи һәм матди әзерлек, документлар туплау,...
-
Көрәшмичә остарып булмый
Элек район, шәһәр сабан туйлары батырлары белән дан тоткан Иске Үтәмеш, Туймәт, Иске Кади, Утыз Имән, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Кармыш һәм башка авылларда бүген татар - башкорт көрәше буенча секцияләр эшләми. Район үзәгендә, шулай ук авылларда да җитәрлек күләмдә спорт заллары булса да, аларда тынлык. Районда бары өч спорт...
-
Кызларга байлар
Девичья Поляна авылының иң бәләкәй кешесе үткән елның 19 декабрендә дөньяга килгән. Маргарита Кашина әнисе - Ольга, әтисе - Сергейның гына түгел, апалары Татьяна һәм Кристинаның да көтеп алган шатлыклары. -Исемне дә апалары уйлады. Маргаритабыз бик тыныч түгел, әмма апалары үзен нык яраталар, алар - минем булышчыларым, - ди Ольга....
-
Чирмешәнлеләр – җиңүчеләр
Чирмешәнлеләр - җиңүчеләр Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә яшәүче һәм эре бер төзелеш оешмасын җитәкләүче якташыбыз Вәгыйз Фәрхетдинов әтисе - Гаяз Нуретдин улы истәлегенә районда инде бишенче тапкыр мини - футбол буенча турнир оештырды. Физкультура - сәламәтләндерү комплексында узган быелгы бәйгедә Чирмешән командасы җиңеп, Гаяз Фәрхетдинов исемендәге күчмә кубокка да ия...
-
Исерек йөртүче – җинаятьче
ЮХИДИ инспекторлары ай саен автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүче унлап йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы гаҗәп, кайберәүләр инспектор туктатмас әле дип, эчкән килеш руль артына утыралар. Алар аркасында башкалар зыян күрергә мөмкинлеген уйлап та карамыйлар. Узган елның көзендә Бөгелмә районында яшәүче Зариф Хуҗин "Жигули" автомобилендә Кузай - Нурлат юлында Иске...
-
“Умарина” юбилейга әзерләнә
"Умарина" мордва халык фольклор ансамбле оешуга быел 50 ел тула. Ярты гасыр аз гомер түгел, бу вакыт эчендә ансамбльнең солистлары да алышынган. "Умарина"ны оештыручы - Роза Данилова. Ул әле дә ансамбльнең уңышларына куанып яши. 2000нче елдан аны авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Моисеева алыштырган. Бу коллектив мордва халык җырлары белән...
-
Төзүчеләр килде
Совет урамындагы 45 "а" йортында төзүчеләр эшли. Биредә капиталь ремонт башланды. Быел капиталь ремонт программасына кертелгән сигез күп квартиралы йортта, нигездә, су линиясен һәм канализация челтәрен яңартачаклар. "Һәр йорт өчен капиталь ремонт үткәрү графигы төзелде, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Илнар Минһаҗев. - Совет урамындагы 45 "а"...
-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
21 мартта, ел фасылының көн белән төн тигезләшкән көнендә, төрки һәм фарсы халыклары Нәүрүз бәйрәмен - Яңа елны каршылаганнар. Нәкъ шул көнне район мәдәният йорты каршында җыелган халык та бер - берсен бәйрәм белән котлады, "Нәүрүз мөбарәк булсын!" - диештеләр. ...Мәйданга бәйрәмчә киенгән егетләр - кызлар "Нәүрүз әйтеп" килеп керделәр....