Бәйрәмгә - Чирмешәндә күргәзмә
Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда "Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау" исемле күргәзмә ачылды.
Ул Ватан сакчылары көненә багышланган. Анда 1980 - 2000 елларда армиядә хезмәт иткән якташларыбызның хәрби киемнәре, бүләкләре, альбомнары урын алган.
Әлеге күргәзмә бер ай эшләячәк.
Автор фотолары.