21 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Президент та тәбрикләде
Лашман авылында яшәүче Әбзүния әби Нуруллинага 15 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шул уңайдан, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды. "Сез сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәргән буын. Бүген без сезнең алда баш иябез, матур, тыныч тормышыбыз өчен...
-
Паспортлы булдылар
Район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин 14 яше тулган 96 яшүсмергә Россия гражданнары, балигъ булуларын раслаган төп документ - паспорт тапшырды. Район мәдәният йортында бу тантаналы чарада паспорт алучыларның әти-әниләре дә катнашты. "Паспорт - кешенең иң мөһим документы. Ул сезнең хокукларыгызны вәгъдәли, шул ук вакытта бурычлар да йөкли. Мин сезгә илебезнең лаеклы...
-
Баш тартырга ашыкмагыз
Агымдагы елның үткән чорында федераль ташламаларга ия авыруларга район үзәк даруханәсе аша 11008 рецепт буенча 4 миллион 134 мең 273 сумлык дарулар җибәрелгән. Бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ җиде кешегә 67 рецептка 3 миллион 728 мең 779 сумлык дару бирелгән. "Бүген без социаль пакеттан баш тартмаган 788 кешене дарулар белән тәэмин...