21 февраль 2012 яңалыклары
-
Мактанырлыгыбыз бар, без – Чирмешәннән!
Туган җирне, туган якны сагыну хисләрен берничек тә басып булмыйдыр. Авыл халкында ул ничектер бик тиз тышка бәреп чыга, ә менә яшьләр, шәһәр балалары аны аңламый кебек. Әллә безгә генә шулай тоеламы икән?!. Чаллыда инде әллә ничәнче тапкыр уздырылучы тансык мәҗлес - якташлар очрашуы Чирмешәнебездән ул калага барып урнашкан, шунда...
-
Пензага җыеналар
Бәркәтә урта мәктәбенең кызлар командасы (1995-1996нчы елларда туганнар) мини - футбол буенча бәйгедә республикада беренче урынны яулады. "Мини - футболны - мәктәпкә!" гомумроссия проекты кысаларында 12 февральдә Казанда узган финал уеннарында безнең районнан (шул ук елны туганнар) малайлар командасы да катнашты. Алар өченче урынга чыктылар. Хәзер безнең кызлар Пензада уздырылучы...
-
Егет көрәштә сынала
Татарстанның тарихын, мәдәниятен үз эченә алган милли спорт төрләре бар. Шуларның берсе - милли көрәш. Хәзерге яшьләр һәм яшүсмерләр арасында да армый - талмый эшләүче, көрәшләрдә үрләр яулаучы егетләрне күреп, күңелләр сөенә. Безнең 2нче Чирмешән урта мәктәбенең көрәшчеләр командасы елдан - ел яшәреп барса да, адымнары ныгый, үрләре биегәя. Әлеге...
-
Мингосман Мортазин:“Һич үкенмим узган гомеремә”
Ул сәхнәдә Шүрәле дә, әби дә булып уйнаган. Теләсә, Илһам Шакиров белән дә ярыша ала. Үзе кебек шаяртыбрак җибәрсәң, "Гөлҗамал"ны җырласа, тавышы залга сыймый. 70 яшьлек бу "артист" бабай әле һаман клуб юлында. Кем турында икәнен шәт чамалагансыздыр? Иске Кадида гомере буе мәдәният тармагында хезмәт куйган Мингосман Мирсәет улы Мортазин...
-
Автобуслар күп, пассажирлар аз
"Чирмешән" автотранспорт предприятиесенең барлык автобус маршрутларын да керемле дия алмыйбыз, бигрәк тә район эчендәгеләрен, - ди предприятие икътисадчысы Гөлүсә Мәссарова. - Кайбер юнәлешләрдә пассажирлар бөтенләй булмый диярлек". Бүген автотранспорт предприятиесендә 18 автобус бар икән, алар бөтенесе дә төзек, юлга чыгарга әзер. Кадрлар белән дә проблемалар юк. Шоферларга яңа елдан хезмәт...
-
Мөфти татулыкка өнди
Үткән шимбә көнне Чирмешәнгә зур кунаклар килде - Татарстан Республикасы мөфтие, диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз, мөфтинең киңәшчесе Равил Шәкүров, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар белән элемтә буенча идарә башлыгы Марат Гатин район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыллары имамнары, мөгаллимнәре белән очраштылар. Агымдагы ел Татарстан Республикасы президенты...
-
Аерым йортлар да төзеләчәк
Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган тагын 19 якташыбызга - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына субсидияләр күчерелгән. Хәзер аның күләме 993 мең 600 сумга җиткән (элек 963 мең сум иде). Җиде райондашыбыз (Якты Тауда, Лашманда һәм бишесе Чирмешәндә) үзләре яшәгән авылларда өй салырга ниятләгәннәр. Аларга һәм туган...