Яшьли бала кайгылары, бик күп хәсрәтләр кичергән ана тарихы
Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Ходай биргән бер гомер эчендә язмыш кешене кайларда гына йөртми дә, нинди генә упкыннарга ташламый. Зианчура районында туып-үскән Ләйлә Хөснияровага да (исемнәр үзгәртелде – автор) гомере эчендә ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Әмма көчле рухлы яшь ханым аяусыз язмыш алдында баш имәскә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.