Чирмешәндә Россия көне уңаеннан тугыз якташыбызга паспортлар тапшырылды
Россия көне алдыннан районның тугыз яшь гражданинына тантаналы шартларда Россия Федерациясенең төп документын - паспортлар тапшырдылар. “Орион” яшьләр үзәгендә “Беренчеләр хәрәкәте” тарафыннан оештырылган тантаналы чарага яшүсмерләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары да килгән.