Татарстанның 120 яшь эшмәкәре «Мәктәп бизнес-старты» проекты финалында катнашты
«Мәктәп бизнес-старты» проекты финалы бөтен республикадан 120дән артык талантлы мәктәп укучысын җыйды. Чара «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында узды һәм оригиналь бизнес-идеяләр тәкъдим итү мәйданчыгы булды. Бу хакта Татарстанның Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.