Туймәт авылыннан Наилә Шаһидуллина тормыш авырлыкларын җиңеп бара
Туймәт авылыннан Наилә Шаһидуллина – гади генә авыл хатыны, тик аның язмышы уйланырлык. Махсус хәрби операция башлангач, бу әни бер-бер артлы өч улын яу кырына озатты. Бүген икесе: Илдар белән Руслан – гаиләләре янында, алар комиссовать ителгәннәр. Ә өченчесе, Булат, әле дә хәрби бурычын үти.