Керәле дә чыгалы… (хикәя)
Була бит шундый кешеләр: өермә кебек килеп керәләр дә шул өермәләренә башкаларны да бөтереп алып кереп китәләр. Телисеңме-юкмы - син инде ул кешенең орбитасында әйләнә башлыйсың. Бүген бүлмәгә килеп кергән әбекәй дә барыбызның игътибарын шунда ук үзенә кадаклап куйды. Ниндидер башка эш эшләү турында уйлау да мөмкин түгел: аның тавышы колакчыннар аша да үтеп керә, үз-үзен тотышы ихтыярсыз рәвештә елмаю уята.