Чирмешән кызы Илүсәгә “Татмедиа” җәмгыяте бүләк җибәрде
Чирмешәннән 7 яшьлек Илүсә Гайнетдиновага Казаннан, “Татмедиа” җәмгыятеннән күп итеп уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкасы – рюкзак җибәрделәр. Хезмәттәшебез, баш редактор урынбасары Илсөяр Гайнетдинованың быел беренче сыйныфка баручы кызын җитәкчелегебез менә шулай сөендерде.