Татарстанда 1 апрельдә старт алган санитар-экологик ике айлыкта 125 мең кеше катнашкан
Санитар-экологик ике айлыкның беренче дүрт атнасында 125 мең татарстанлы катнашкан. Чәршәмде һәм шимбә көннәрендә оештырыла торган өмәләрдә полигоннарга 50 мең куб метрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.