Эремчек тамакка да, аякка да шифалы
Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Эремчек бавырга май җыелуны, тукымалар тыгызлануны булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.