Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды
Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә. «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.