Фосфор җитмәсә, помидор шәмәхәләнә, азот җитмәсә – саргая
Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе. Аны үстерү турында барысын беләбез төсле тоелса да, сезон башлангач, сорау арты сорау туып кына тора. Әле яфрагы саргая, йә бөтерелә… Болар барысы да аңа микроэлементлар җитмәүдән булырга мөмкин икән. Нәрсә җитмәвен помидорның 300гә якын сортын һәм гибридын үстереп караган бакчачы блогер Евгений Нелюбов аңлатып үтте.