Яшь гаилә сертификат акчасына Чирмешәндә йорт сатып алачак
Альберт һәм Алия Баһаутдиновларга, “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучылар буларак, 889 мең 887 сум акчага сертификат-таныклык бирделәр. Аларга бу документны районкүләм пәнҗешәмбе планеркасында район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.