Узган ел республикада 34 сәламәтлек саклау объекты төзелде
2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 156,8 миллион сумга барлыгы 34 төрле объект төзелде. Гомумән алганда, үткән ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 324,8 миллион сум бүленгән иде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.