Иске Кадида 68 яшьлек ир-ат янгында нык пешкән, соңрак хастаханәдә вафат булган
Чирмешән районында Иске Кади авылында янгын чыккан. Бу турында 17.18 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына хәбәр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.