Вакыт – аннан файда табып, дөрес итеп яшәр өчен, кешегә бирелгән нигъмәттер. Җан иясе буларак, адәм баласы вакыт агымында туа, үсә, яши һәм тормыш баскычларын гомер дип аталган заман өзеге эчендә артта калдыра килеп, Ахирәткә күчә. Шуңа күрә вакытның кыска гына бер өлеше булган гомер - кешенең иң зур байлыгы һәм хәзинәсе.