Кирәк-яракны телефон яки компьютер төймәсенә басып кына сатып алырга күнегүчеләр көннән-көн арта. Менә хәзер шундыйлар өчен «кызу чор» башлана. Яңа елга күп калмый, шуңа интернет-кибетләр «кара җомга», «кибердүшәмбе» кебек акцияләр ясап, халыкны ничек тә күбрәк җәлеп итәргә тырыша. Ташламалы сәүдә – бик әйбәт инде ул. Тик менә сатучыларның вакыт-вакыт зиһеннәребезне чуалтып, аңнарыбызны томалап, уяулыгыбызны җуеп, күзләребезне «сукырайтуы» кәефне кыра. Ә мошенникларга шул гына кирәк: алар виртуаль киңлектәге ташламалы тамаша чорында, киресенчә, үткенлекләрен арттырып, «кармак»ларын теләсә кая сала башлый.