Мөселман кешесенә көлү, шаярту, мәзәк сөйләү килешәме?
Көлкесез дөнья ямьcез, дияргә яратабыз. Кайчак аз гына көлеп, шаярып алсаң, күңелне тырнап торган әллә нинди авыр уйлар, киеренкелек эзсез юкка чыккандай була. Тик бу шаяруның чиге бармы? Мөселман кешесенә көлү, шаярту, мәзәк сөйләү килешәме? Әлеге һәм башка сораулар белән Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровка мөрәҗәгать иттек.