Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.