Йомырканы күбрәк салсыннар өчен, кошларга кышын нәрсә ашатырга?
Укучыбыз Әлфинур Нәҗметдинова һәр ел саен кышка 50ләп тавык калдыра. Әллә нинди суыкларда да кетәклектән көненә әйбәт үк санда йомырка җыеп керә (күпме икәнен әйтмим, күз тидерүләреннән куркам, дип көлә). Аның фикеренчә, кышын үз йомыркаңнан өзелмәс өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчедән, кетәклекнең җылы, каралган булуы, икенчедән, кош-кортны дөрес итеп ашату һәм тәрбияләү.