21 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Хөрмә — даруга алмаш
Бәвел кудыручы даруларның тәндәге калий күләме кимүгә китерүен истән чыгармаска кирәк. Шунлыктан мондый дарулар белән дәваланучыларга калий тозлары кушылганнарын эчәргә туры килә. Тик болай эшләү мәҗбүри түгел, чөнки калий күләмен тулыландыру өчен хөрмә ашау да җитә.
-
Казанка авылыннан Серовлар бүләк-газета укыячак
Казанка авылыннан Серовлар гаиләсе 2021 елның беренче яртысына бүләк итеп яздырылган “Наш Черемшан” газетасын укыячак. Аларга район газетасына яртыеллык подписканы район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов бүләк итте.
-
Чирмешәннән Валентина Сырукина - оста пешекче
Чирмешән аграр техникумының 4 курс студенты Валентина Сырукина Казан шәһәрендә узган “Яшь профессионаллар 2020-2021” (WorldSkills Russia) Татарстан республикасының төбәк чемпионатында “Пешекче эше” (“Поварское дело”) компетенциясендә үз осталыгын күрсәткән.