Туган телне кадерлик
Соңгы арада мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, бигрәк тә татар теле сәгатьләрен кыскарту үзен татар дип санаган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Шунысы аяныч, хәтта татар мәктәпләрендә төп фәннәр рус телендә укытыла. Билгеле, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә бируче укучылар өчен бу бик жайлы. Ләкин бу очракта фикерләү шул ук рус телендә бара дигән сүз. Кешенең фикер йөртүе, эчке уйлары кайсы телдә булса, ул шул телне туган теле дип атый, минемчә. Белемнең нигезе (базасы) рус телендә икән, димәк баланың башында ана теленә урын калмый.