22 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районында 338 кеше үзмәшгульлек буларак теркәлгән
Быел үзмәшгульләрдән салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Тамада, тырнак ясаучы, кондитер – үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкин һөнәр ияләренең берничәсе генә бу, без район газетасында алар турында язган идек. Ел башыннан районда 338 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.
-
Югары Кәминкә балалар бакчасына бабайлар бүләкләрне кызганмыйлар
Югары Кәминкә мәчете картлары авылдагы “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга уенчыклар алганнар. Дөресрәге, курчаклар,машиналар, өстәл уеннары юнәтүгә акча биргәннәр.
-
"Сөлчә" дә тырмалар эшкә әзер, техникалар кышкы саклауда
Урып-җыю эшләре төгәлләнде дип булмый әле. Райондагы кайбер хуҗалыклар басуларыннан көнбагыш уңышын җыеп аласы бар. Эшләрен төгәлләүчеләргә исә техникаларны кышкы саклауга кую хакында онытмау зарур.
-
Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 30 кеше яши
2000 нче елдан бирле безнең районда 47 кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган. Бүген андыйлар 30га калган, авыруларның кайберләре вафат булган, читкә күчеп китүчеләр дә бар.