Югары Кармалкада буа кирәк
Күптән түгел район газетасыннан Югары Чегодай авылындагы буаны капиталь ремонтлаулары хакында укыдым. Хәзер янгын сүндерү машиналары су алу өчен аңа якынрак килә ала, буада казлар һәм үрдәкләр рәхәтләнә икән. Кыскасы, халыкка да, йорт кошларына да шәп. Югарычегодайлылардан хәтта көнләшеп тә куйдык.