15 февраль 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районында ремонтка мохтаҗ мәдәният биналары күп түгел
2018 нче елда Түбән Чегодай, Ивашкино, Кара Чишмә авыллары мәдәният йортларында республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде.
-
Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте
Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.
-
Яңа китапта чирмешәнлеләр турында да укып була
Туган як тарихы музееның Бөек Ватан сугышына багышланган почмагы тагын бер тарихи кыйммәткә ия булган китапка баеды. Якташыбыз Владимир Смирнов “Хәтер эстафетасы” (“Эстафета памяти”) исемле китап бүләк итте.
-
“Башваткыч”та – безнең очучы
“ТНВ” телеканалының “Башваткыч” тапшыруында якташыбыз, Әмир авылында туып үскән очучы, отставкадагы майор Рәис Нуретдинов (хәзер Теләчедә яши) катнашкан.
-
Чирмешәнгә кабат килеп, депутат сигез кешене кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабул итүгә килгән гражданнарның проблемаларын уңай хәл итәргә тырыша. Быелгы - беренче кабул итү көнендә Илгиз Мисбах улына сигез чирмешәнле мөрәҗәгать итте.
-
Чирмешән районында мәктәп автобусларына тахографлар кирәк
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең бу елдагы беренче утырышында сүз күбрәк мәктәп автобуслары турында барды.
-
Әфганчыларга – юбилей медальләре
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тулды. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссариатка әлеге дата уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре кайткан. Әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан райондашларга истәлекле бүләкләрне бүген, 15 февраль көнне район мәдәният йортында узачак тантаналы чарада тапшырырга ниятлиләр.