27 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
“Күпме яшәргә уйлыйсың инде тагын…” [80нән арткан карчык язмышы]
Әллә нинди, дөньяның асты-өскә килгән заманда яшибез. Элек балалар әти-әнидән куркып, аларны санлап торалар иде. Хәзер киресе күзәтелә. Капка төбендә 70 яшьлек бабай елап утыра икән. Узып баручы берәү: “Ник елыйсың, бабай?” – дип сораган. “Әти кыйнады”, – дип җаваплаган бабай. Баксаң, аның 90 яшьлек әтисе дә исән икән әле.
-
Чирмешәндә "Минем газиз Татарстаным" бәйгесен йомгакладылар
Туган як тарихы музее “Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, “Минем газиз Татарстаным” республика конкурсының район этабына йомгак ясадылар.
-
Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә
Республика юлларында бозлавык саклана.
-
Татарстанда яман шеш белән авыручы хатын баласына әти-әни эзли [ВИДЕО]
2014 елда Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыловага сөт бизе яман шеше диагнозы куялар. Хәзер авыру үпкәдә метастазлар белән дүртенче стадиягә кадәр көчәйгән. Айгөл вакытының күп өлешен хосписта уздырса да, улы кечкенә Әмирне тәрбияләргә дә вакыт таба. 15 гыйнаварда “Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруында Айгөл бу хакта үзе сөйләгән.